Бүген Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кунак бүлмәсен ачу тантанасы узды. Бу бүлмә "Безнең кадерле ветеран" проекты кысаларында җиһазландырылды.
Чарада учреждение хезмәткәрләре, карамактагылар, ТР Дәүләт советы депутаты Николай Бочкарев, ТР ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Хәбир Иштирәков, Чистай муниципаль район башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәл Каюмова катнашты.