Психологик тренинг Буаның комплекслы үзәгендә узды

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Буаның “Гармония” халыкка социаль  хезмәт курсәту узәге хезмәткәрләре “Подросток” клубы әгъзалары өчен “Минем аждаһаларым” дигән темага тренинг уздырды.

Әлеге тренингның  максаты - яшүсмерләргә үз-үзеңне контрольдә тоту, катлаулы проблемалардан чыгу юлын табарга булышу. Биредә балалар төрле психологик күнегүләр башкарды. Алалрга бигрәк тә “Аждаһаны” ничек җиңергә дигән кунегү ошады. Бу күнегу аша балалар үзләрендәге тискәре сыйфатлы “аждаһаны” вакытында юк итмәсәң, ул сыйфат тагын да зурырак тискәрегә  әверелелгә мөмкин икәнлекне аңлатты.

Тренинг ахырында балалар үзләренең уйлары, төләкләре, максатлары белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International