Чистайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре дәүләт хезмәтенә 25 ел тулу уңаеннан чаралар уздыра.
Шулай итеп, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә ачык ишекләр көне узды, монда районның гомуми белем бирү учреждениеләреннән укучылар катнашты.
Шушы көннәрдә белгечләр укучылар катнашында түгәрәк өстәл, рәсем конкурсы да оештырды.