"Һөнәрләр дөньясында" исеме астында чираттагы һөнәри юнәлеш бирүче чарасын Зәйнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре үткәрде. Алар "Василек" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр янында булып кайтты.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар мәшгульлек хезмәте, төрле һөнәрләр белән танышты. Шулай ук бүләккә истәлекле сувенирлар алды.