Ачык ишекләр көне Азнакайда узды

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Азнакай шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалында “Ачык ишекләр көне”ндә катнашты. Әлеге чара эшче һәм инженерлык профессияләренең абруен күтәрү максатыннан оештырылды.

Көллият директоры Р. Хөснетдинов балаларга уку йортында булган юнәлешләр, биредәге шартлар турында сөйләде. Мәшгульлек үзәгеннән Л.Сабирҗанова хезмәт базарының торышы белән таныштырды.

Шулай ук укучыларга көллият сыйныфларына экскурсия оештырылды.

Очрашу ахырында теләүчеләр үзләренең профессиональ  мөмкинчелекләрен билгеләү максатыннан тестлар үтә алды.

Барлыгы 350 укучыга профориентацион  ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International