Кичә Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре квалификацияләрен күтәрү максатыннан 8 нче номерлы шәһәр поликлиникасы баш табибы урынбасары Фәридә Шәрифуллина белән очрашты.
Биредә төрле темаларга лекцияләр циклы, шулай ук вакытында беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча гамәли дәресләр үткәрү планнаштырыла.