Питрәчнең "Шатлык" приютында Г.Тукай әкиятләре буенча рәсем конкурсы узды

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Г. Тукай тууына 130 тулу уңаеннан Питрәчнең "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен  социаль приютында рәсем конкурсы узды. 

Приют белгечләре сүзләренә караганда, шагыйрьнең әсәрләре аша балалар татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнә: өлкәннәргә карата хөрмәт, игелеклелек һәм мәрхәмәтлек хисләре булдыра. Приютта тәрбияләнүче балалар бу бәйгегә карата да югары кызыксынучанлык күрсәтте. Ясаган рәсемнәре матур һәм күпкырлы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International