Бүген Яр Чаллының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын чыккан очракта карамактагыларны эвакуацияләү буенча күнекмәләр узды.
Интернат-йорт хезмәткәрләре әйтүенчә, биредәгеләр олы яшьтә һәм йөрүдә чикләүләре булуга карамастан, тревога яңгырау белән бинадан чыкты. Күнекмәләр барлыгы 5 минут эчендә башкарылды.