Вахитов районында яшәүче эшсезләргә вакансияләр тәкъдим итәчәкләр

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

12 нче апрель көнне Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырылачак. Әлеге чарада районның предприятие һәм оешма вәкилләре катнашыр дип көтелә. 

Моннан тыш, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре гражданнарга хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү, һөнәри укыту һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультацияләр уздырачак.

Ярминкә Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 102 нче йорт адресы буенча уза. 

Башлану вакыты: 9.00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International