Питрәчнең "Забота" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Альпари" Хәйрия фонды ярдәме белән хәйрия акциясе оештырды.
Әлеге акция кысаларында күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, социаль яктан куркыныч хәлдә калган балаларга "Любятово" сәүдә маркасыннан азык-төлек җыеламалары тапшырылды.
Чара барлыгы 29 гаиләне үз эченә алды.