Балалар өчен Нурлатның Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге Җирлекара үзәк китапханәсе уртак эшчәнлек кысаларында балалар китабы көне узды.
Әлеге чарада социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар катнашты. Мавыктыргыч очрашу барлык баралар өчен дә кызыклы узды. Биредә балалар уеннар, викториналарда, төрле конкурсларда актив катнашты, журналлар һәм китаплар укыды. Балаларга социаль педагог Красавина Татьяна һәм психолог Турсунова Светлана булышты.