Бүген 3 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары өчен Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә экскурсия оештырылды.
Белгечләр яшүсмерләргә учреждениеның эшчәнлеге һәм эшсез гражданнарга күрсәтелә торган төп хезмәтләр хакында сөйләде. Укучылар белгечләрнең эше артыннан күзәтте. Алар эш эзләүче гражданнарны исәпкә кую, аларны кабул итү белән танышты, һөнәри юнәлеш бирүче чаралар һәм төркем консультацияләр кабинетын карады.
Педагоглар халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән берлектә 2016 нчы елга һөнәри юнәлеш бирүче чаралар планы төзеде.