Арча волонтерлары ялгыз пенсионерларга хуҗалыкта ярдәм итә

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

Кичә “Арча шәһәре волонтерлары” Арчаның “ Мәрхәмәтлек үзәге” психологы Миләүшә Шәесламова белән берлектә ялгыз пенсионерларның ишегалларын кардан чистарту акциясе оештырды. 

Волонтерлар йорт яннарын кардан чистартты һәм тәртипкә китерде. Миләүшә Шәесламова сүзләренә караганда, мондый акцияләр һәрдаим үткәрелеп торачак. "Үз йорты белән яшәүче өлкән яшьтәгеләр өчен өй эшләрен башкару көннән-көн авырлаша баруын без яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә аларга  кулдан килгәнчә ярдәм итеп торачакбыз. Бу эш безнең өчен мөһим һәм кирәкле дә”,- дип ассызыклады ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International