Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Дәүләт хезмәтенә 25 ел тулу уңаеннан оештырылган "Хезмәт кешесе" балалар конкурс-күргәзмәсенә кул эшләнмәләре кабул итү тәмамланды.
Ел саен үткәрелә торган әлеге конкурс-күргәзмә мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге балаларда һөнәрләр турында күзаллавын формалаштыру максаты белән оештырыла.
Әлеге күргәзмә үз эшен 5 нче апрель көнне башлый.