Шушы көннәрдә Питрәчнең "Забота" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре янгын сүндерү хезмәте белгечләре белән берлектә күп балалалы гаиләләр янында булып кайтты. Алар әлеге гаиләләрнең торак йортларында янгынга каршы приборлар урнаштырды.
Мондый ярдәм чарасы Питрәч районында яшәүче 10 гаиләгә күрсәтелде.