Бүген "Осталык баскычы" социаль технологиясе кысаларында 29 нчы санлы мәктәп волонтерлары "Күңелле спорт" чарасы үткәрде.
Биредә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге карамагындагы 23 бала катнашты.
Учреждение белгечләре сүзләренә караганда, мондый чаралар сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, балаларның физик һәм иҗади сәләтләрен ачу максаты белән уза.