Агымдагы елның 28 нче һәм 29 нче март көннәрендә Казанның "Солнечный" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүнең заманча алымнары һәм яңа технологияләре хакында фикер алыштылар.
Семинарны "Дәвалау педагогикасы үзәге" (Мәскәү шәһәре) Төбәк хәйрия иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы,
Татарстан Республикасы кадрлар әзерләү һәм тармакны үстерү буенча комплекслы үзәге оештырды. Чараның программасы 16 сәгатькә сузылды, ул заманча инновацион белем бирү технологияләрен һәм укыту чараларын өйрәнүгә юнәлтелгән иде.
Семинарда шулай ук уникаль эшләнмәләр һәм яраклаштырылган чит ил технологиясе, балаларны укыту һәм адаптацияләү буенча практик алымнар, тернәкләндерү буенча заманча формалар тәкъдим ителгән иде.