Март аенда республикада 18 миллион сумнан артык хезмәт хакы бурычы кайтарылды

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе органнары, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хокукларын саклау аларга вакытында һәм тулысынча хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлк дәвам итә.

Татарстан Республикасында халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе, социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча Республика өчьяклы комиссиясе каршындагы хезмәт хакын түләү, керемнәр һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру буенча Координация советы башкарган эш барышында агымдагы елның март аенда республикада 2007 хезмәткәр алдында 18 миллион 434 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычлары кайтарылды. 

Вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International