Шушы көннәрдә Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында язгы өмәләр узды.
Анда учреждение хезмәткәрләре һәм биредә яшәүчеләр катнашты. Алар территорияне чистартты, чуп-чардан арындырды.