Кичә Яр Чаллының "Доверие" гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белегчләре карамактагы балигъ булмаганнар өчен Экология-биология үзәгенә экскурсия оештырды.
Очрашуда катнашучылар тере почмакта яшәүчеләр белән танышты, кызыксынып экскурсоводны тыңлады. Балаларга бигрәк тә елан һәм кәлтәләрне кулда тоту мөмкинлеге ошады. Балалар рәхәтләнеп ташбака һәм диңгез чучкасы белән аралашты.