Бүген Мамадышның "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль-тернәкләндерү бүлегендә Көлке көне узды.
Өлкән кешеләр һәм инвалидлар конкурсларда катнашты, тизәйткечләр сөйләде, юмористик җырладылар һәм такмаклар башкарды.