Кичә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Ольга Тугашова караучысыз калуга каршы чара үткәрде. Биредә 12 балигъ булмаган бала катнашты.
Белгеч сүзләренә караганда, чараның максаты - балаларда рус әдәбияты халык иҗатына кызыксыну уяту.
Дәрес барышында балалар 2 командага бүленеп, төрле конкурслар, биремнәрдә көч сынашты. Шулай итеп алар әкиятләрне яхшы белүләрен күрсәтте.