Шушы көннәрдә Түбән Каманың халыклар дуслыгы йортында "Осталык баскычы" социаль технологиясе кысаларында "Бер-беребезне аңларга өйрәнәбез" дип исемләнгән толерантлык дәресе үткәрелде. Чарада 22 волонтер катнашты.
Дәреснең максаты - толерантлык проблемасына кызыксынуны арттыру, шулай ук волонтерлар арасында мөнәсәбәтләр темасына фикерен беледерергә өйрәтү.