Шушы көннәрдә "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!" циклы кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Илүзә Султанова төркем дәресе үткәрде.
Чараның максаты 11-14 яшьлек балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм начар гадәтләр белән көрәшү ысулларын күрсәтүдән гыйбарәт.