Бүген Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат җиткерү көне уңаеннан мастер-класс узды.
Учреждение психологы Анастасия Никанорова аутист балалар тәрбияләүче әти-әниләрне PECS – укыту системасы белән таныштырды.
Очрашу нәтиҗәләре буенча әти-әниләр тәҗрибәләре белән уртаклашты, проблемалары һәм уңышларын барлады.