Кама Тамагының "Богородский рай" үзәге карамагындагылар тарих буенча белемнәрен тирәнәйтә

2016 елның 1 апреле, җомга

Кичә Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлеге психологы Маргарита Матвеева карамактагылар өчен танып белү дәресе үткәрде. 

Чараның төп максаты - биредәгеләрнең тарихи вакыйгалар турында белемнәрен киңәйтү,  актив гражданлык позициясе булдыру. 

Очрашуда катнашучыларны тарихи мәгълүматлар белән таныштырдылар, фоторәсемнәр күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International