Казанда Татарстан Республикасы ветераннар Советы Президиумының чираттагы утырышы узды

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы ветераннар Советы Президиумының чираттагы утырышы узды.

Чарада Балтач районы вәкилләре дә катнашты. Анда социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина һәм ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Рифат Абдуллин булып кайтты.

Рифат Габдулла улы Президиумда “Социаль яклау һәм сәламәтлек саклау органнары белән берлектә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71-еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча район ветераннар иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге” темасына доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International