Арчының "Исток надежды" үзәге карамагындагылар һөнәри юнәлеш бирүче чарада катнашты

2016 елның 1 апреле, җомга

Кичә Арчаның "Исток надежды" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчләр һөнәри юнәлеш бирү буенча эшчәнлек кысаларында  кием ремонтлау ательесында булып кайтты. 

Малайлар һәм кызлар зур кызыксыну белән ателье хезмәткәрләре эшчәнлеге артыннан күзәтте. 

Хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихзянова билгеләп үткәнчә, мондый чаралар балаларга төрле һөнәр ияләре белән якыннанрак танышырга ярдәм итә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International