Мамадышның “Забота” үзәгендә язучы белән очрашу узды

2016 елның 1 апреле, җомга

Шушы көннәрдә Мамадышның “Забота” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә иҗат кичәсе узды. Чараның төп кунагы “Россия язучылар берлеге” җәмәгать оешмасы әгъзасы Василий Евтушенко булды.

Чара шигырьләр уку, җырлар һәм такмаклар башкару белән үрелеп барды. Учреждение карамагындагылар үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырды.

Кичә чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International