Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы "Динамо" җәмгыятенең 90 еллыгына багышланган чаңгы ярышларында катнашты.
Приют карамагындагы балалар бик шәп нәтиҗәләр күрсәтте. Әйтик, кызлар арасында Татьяна Дедюхина 1 нче, Татьяна Яфаркина 3 нче урынарны яулады. Ярышларда малайлар арасында беренчелекне Никита Савчук алды. Моннан тыш, катнаш эстафетада приют командасы – беренче, ә чаңгы ярышлары нәтиҗәләре буенча – өченче урынга лаек булды.
Барлык катнашучылар да мактау грамоталары, кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнде