Бөгелмәнең “Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләр җаваплылыкка өйрәнә

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

Каникулның соңгы көнендә Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында үзидарә көне үтте.

Бу көнне укучылар үзләрен төрле һөнәр ияләре итеп тойды. Приютта тәрбияләнүчеләр шәфкать туташы, тәрбияче, социаль хезмәткәр, психолог, кер юу буенча машинист ролендә зурларның вазыйфаларын үтәде.

"Мондый чаралар лидерлык сыйфатларын ачарга ярдәм итә”, – дип билгеләде белгечләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International