Бөгелмәнең “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Габдулла Тукай тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар үтте.
Шулай итеп, карамактагы балалар шагыйрь әсәрләре буенча кул эшләнмәләре республика конкурсында катнашты.
Моннан тыш, укытучылар җитәкчелегендә "Тукай безнең күңелләрдә" – «Тукай в наших сердцах» сәнгатьле шигырь укучылар бәйгесе оештырылды.