Сабаның "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр спорт-күңел ачу чарасында катнашты

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

Бүген Сабаның "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Алсу Сибгатуллина Нәүрүз бәйрәменә багышланган чара оештырды. 

Чараның төп максаты балаларны татар халкының традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаудан гыйбарәт иде. 

Бәйрәм барышында спорт уеннары, ярышлар һәм конкурслар үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International