Коммерцияле булмаган оешмалар, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре игътибарына

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Министрлык 21 нче марттан 10 июньгә кадәр ТР Министрлар Кабинеты социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен грантлар алуга республика конкурсы оештыруы хакында хәбәр җиткерә. 

Моның белән бәйле рәвештә 5 апрельдә конкурста катнашу буенча мәгълүмати-методик семинар узачак.

Чара ТР Президенты Аппараты актлар залында сәгать 16.00да башлана. 

Теркәлү өчен телефон 567-80-93.

Бәйге турында мәгълүмат Министрлыгы сайтында, "Конкурслар" бүлегендә урнаштырылган (http://mtsz.tatarstan.ru/rus/2016-god-951937.htm).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International