Бүген наркотикларга каршы Бөтенроссия акциясе кысаларында Баулының үзәк китапханәсендә 3 нче санлы мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары белән очрашу узды.
Әлеге дәрестә Баулының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы да катнашты. Ул үз-үзең өстендә ничек шөгыльләнергә, кимчелекле якларыңны ничек киметергә була икәнлеген сөйләде. Укучыларга мәгълүмати белешмәлекләр таратты.