Менделеевскның "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тернәкләнүче өлкәннәр һәм инвалидлар Алабугада декоратив–гамәли сәнгать музей-остаханәсендә булып кайтты.
Музей экспозициясендә XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында булган халык һөнәрчелеге тарихы хакында сөйләделәр.
Чара Спасс ярминкәсе турында видеязма карау белән тәмамланды.