Бөгелмәнең “Возрождение” үзәге белгечләре Халыкара урманнар көне уңаеннан чара үткәрде

2016 елның 1 апреле, җомга

Халыкара урманнар көне уңаеннан Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Урман безнең байлыгыбыз" дип исемләнгән танып белү дәресе үтте.

Дәрес "Туган як табигате" турында видеоязма караудан башланып китте. Аннан соң балалар викторинада катнашты. Шулай ук алар урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International