Балтачның “Наз ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы “Волонтер” үзәге активистлары белән берлектә “Наедине со всеми” проектын гамәлгә ашыра. Ул мөмкинлекләре чикле баларны табигатькә якынайтуга юнәлтелгән.
Чарада Нурмин авыл җирлегендә яшәүче инвалидлар катнашты. Алар “Гыйльфан чишмәсе”ндә булып кайтты.