Кичә Чистайның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар Халыкара урманнар көненә багышланган акциядә катнашты.
Биредә катнашучылар урманнар турында фәнни-документаль фильм карады, аннан соң интеллектуаль-танып белү викторинасында катнашты.
Акция барышында фитобар эшләде. Анда бөтнек, мелисса, мәтрүшкә һәм башка файдалы үләннәрдән кайнатылган чәйләр тәкъдим ителде.