Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,9%

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

29 март көненә республикада эшсезләр саны 18539 кешене тәшкил итә. Узган атнага караганда бу 34 кешегә күбрәк.  Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе 0,9%ка тиң.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 24433 вакантлы урын теркәлгән. 

23еннән  алып 29нчы мартка кадәр вакыт аралыгында 1017 татарстанлы эшсез дип танылган. Алар арасында 512 кеше үз теләге белән эштән киткән булса, 56 кешенең эштән китүенә исә оешма бетү яки кыскартылу сәбәп булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International