Азлап һәм күпләп сату өлкәсеннән 139 татарстанлы бу атнада эшсез калды

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

23еннән алып, 29нчы мартка кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр азлап һәм күпләп сату өлкәсендә – 139 кеше, шулай ук җитештерү сәнәгате өлкәсендә – 110 кеше.

Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эшсез дип танылучылар саны түбәндәгечә билгеләнә: төзелеш өлкәсендә – 56 кеше, транспорт һәм элемтә – 48, коммуналь хезмәтләр күрсәтү – 46, финанс эшчәнлек – 29, мәгариф – 46,  сәламәтлек саклау – 24, хәрби иминлекне тәэмин итү һәм дәүләт идарәсе – 28, авыл хуҗалыгы – 34, файдалы казылмалар чыгару – 16, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 18, газ, су, электр энергиясе җитештерү һәм бүлү – 19.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International