Кичә Балтачның “Наз” үзәгендә тернәкләнү үтүчеләр Чепья авылында урнакан “Халыклар дуслыгы” музеенда булып кайтты. Биредә алар Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан оештырылган чарада катнашты
Чараны Сания Бариева башлап җибәрде. Ул залдагы материаллар буенча: шагыйрьнең бала-чагы, әти-әнисе, иҗаты, Кушлавыч, Кырлай, Өчиле авыллары, андагы күренеш һәм аларның табигате турында сөйләде.
Әңгәмә язучының шигырьләре, язган әкият-хикәяләрен искә алып сөйләү белән дәвам итте. Ул рус һәм татар телендә барды.
Белгечләр билгеләвенчә, әлеге чаралар тернәкләнүчеләргә язучылар турында кызыксынучанлык уята, иҗади белем өсти.