Бөгелмәнең “Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләр Габдулла Тукай иҗаты белән танышты

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

Габдулла Тукай тууына 130 ел тулу уңаеннан Бөгелмәнең “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында танып белү чаралары узды.

Приютта тәрбияләнүчеләрне Г.Тукай иҗаты һәм биографиясе белән таныштырдылар, презентация күрсәттеләр. Биредә шулай ук “Иң яхшы әкият герое" рәсем конкурсы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International