Бүген Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ТР Дәүләт советы Депутаты, учреждение Попечительләр советы әгъзасы Илдар Гимадиев булып кайтты.
Илдар Шамил улы үзәкнең эшчәнлеге белән танышты, укучылар белән аралышты, үзенең тәкъдимнәрен җиткерде.