Габдулла Тукай туган көне уңаеннан Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Тукай безнең күңелләрдә"– «Тукай в наших сердцах» дип исемләнгән сәнгатьле шигырь укучылар конкурсы узды.
Бәйгедә приютта тәрбияләнүче 21 бала катнашты.
Нәтиҗәдә, жюри берьюлы 5 җиңүчене билгеләде. Барлык призерлар да мактау грамоталары белән бүләкләнде.