Бүген Бөгелмәнең машина төзелеше техникумы яшь бөгелмәлеләр алдында "Карьера навигаторы" марафоны ишекләрен ачты.
Колледж студентлары һәм укытучылары кунакларны уку кабинетлары һәм остаханәләр белән таныштырып, экскурсия үткәрде. Шулай ук укучылар детальләрне җитештерү процессын күзәтте.
Барлыгы марафонда 1800 укучы катнашты.