Бүген Арчаның "Исток надежды" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Нәүрүз бәйрәменә багышланган чара үтте.
Балалар әлеге чарага алдан ук әзерләнә башлады. Алар залны шарлар һәм чәчәкләр белән бизәде, шигырьләр һәм җырлар өйрәнде.
Бәйрәм Ләйлә Нуриәхмәтова котлавыннан башланып китте. Ул барлык балаларга һәм аларның әти-әнирләренә тынычлык, игелек һәм иминлек теләде. Аннары балалар үзләренең осталыкларын күрсәтте.
Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.