Алабуганың “Новый дом” приютында наркоманиягә каршы чара узды

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Бүген Алабуганың "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр наркотиклар әйләнешен тикшереп тору буенча Федераль хезмәте белгече белән очрашты.

Чара конструктив диалог рәвешендә узды. Белгеч балаларга наркотик матдәләрнең кеше сәламәтлегенә ничек йогынты ясавы хакында сөйләде, наркотиклар куллануга җаваплылык турында искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International