Лениногорскның "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре иртә йөккә узуны булдырмау һәм әти-әни булуга җаваплы караш тәрбияләүгә багышланган "Консульткласс "Аист" проектын гамәлгә ашыра. Проектта 10 балигъ булмаган бала катнаша.
Биредә социаль-педагогик, социаль-психологик һәм социаль-медицина ярдәме күрсәтелә. Проектның төп максаты – үсеп килүче буында үз сәламәтлегенә җаваплы караш формалаштыру һәм иртә балага узуны булдырмау.