Шушы көннәрдә Министрлыкта видеоконференция режимында "Җитештерүдәге имгәнүләр торышын һәм хезмәтне саклау буенча координацион совет эшен анализлау" мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә муниципаль районнарның башкарма комитет җитәкчеләре, хезмәтне саклау буенча Координацион совет әгъзалары һәм башкалар катнашты.
Агымдагы елнының әлеге өлкәсен анализлау максаты белән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры беренче урынбасары Марат Гафаров, Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Евгений Костюшин, ТР Прокуратурасының социаль өлкәдә хокукый актларның законлылыгын күзәтү бүлеге башлыгы Айрат Галимов чыгыш ясады.